Мин, Шәрипова Рәмзия Рөстәм кызы , елга-күлләргә, урман- кырларга , урман-тауларга бай булган Кукмара районы Вахит авылында дөньяга килгәнмен. Бала чагым гүзәл табигатьле авылым кочагында узды. Туган мәктәбемне тәмамлагач, юлларым мине Арча педагогия колледжына китерде. Тәүге хезмәт юлымны 1996 елда туган мәктәбемдә башлап җибәрдем. Мине җылы итеп каршы алган, эшкә өйрәткән укытучыларга карата күңелемдә бары тик рәхмәт хисләре генә саклана. 1999 нчы елда Казан дәүләт педагогия университетын тәмамладым. Бүгенге көндә мин Кукмара 4 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам, балаларда туган телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбиялим. Үз хезмәтемне тырышып, намус белән башкарам. профессиональ . Укучылар белән төрле конкурсларда катнашам, әдәби кичәләр үткәрәм. Хезмәттәшләрем белән эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам.