Шимбә, 20.04.2024, 03:34Төп бит | Теркәлү | Керү

Керү формасы

Эзләү

Сораштыру

Оцените мой сайт
Барлыгы җавап: 77

Файдалы сылтамалар

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Иҗат гәүһәрләрем
Төп бит » FAQ [ Материал өстәү ]


 Йөрәк сыкравы

          Асияне тормыш җиле бер дә какмады. Бердәнбер кыз булгангамы, әти-әнисе артык иркәләп үстерде аны. "Теләгән киемен кисен, теләгәнен ашасын, барасы килгән җиренә барсын”. Әти-әнинең кызны тәрбияләүдәге төп фикерләре шуннан тирәнгә китмәде. Мәктәпне аннан-монннан укып чыккач, Асияне зур акчалар түгеп, сәүдә институтына укырга керттеләр. 5 елны әти-әни ярдәме белән көчкә тәмамлады ул. Ләкин яшьтәшләре белән күңел ачулар, ел саен ял йортында, диңгез буенда ял итүләргә бер дә каршы килмәде кыз. Кыскасы, тырыш ата-ана үзләре күрмәгән рәхәтләр, сый-хөрмәт, байлык белән Асияне иркәләделәр. Үз-үзен генә яратучы, теләгәненә үпкәләүләр аша өйрәнгән бала тәрбияләделәр алар. Дипломы, матурлыгы булса, тормышта шул җиткән, дип уйладылар.

         Зур танышлыклар аркылы Асияне яхшы оешмага эшкә урнаштырдылар. Матур, бай кызга күз салучылар да, сүз катучылар да булмады түгел. Ләкин ул сайланды. Аңа күзенә генә карап торучы, аның кураена биергә әзер булган ир-егет кирәк иде. Һәм ул теләгенә иреште. Ул эшләгән оешмага авылдан килеп бер егет урнашты. "Теләгән елан ите ашаган”, – диләр бит. Үзеннән өч яшькә кече булуга карамастан, егетнең күңелен яулауга кереште ул. Матур күлмәкләрне алыштырып кына торды, тәмле телләнеп, зифа буй-сыны белән көн дә егет тирәсендә бөтерелде Асия. Һәрвакыт җиңүгә гадәтләнгән кыз бу юлы да сынатмады.

Рафаэльнең әти-әнисе күптән вафат иделәр. Хатын-кызның җылы карашын, тәмле аш-суын тансыклаган егет Асиянең мәхәббәт җепләренә тиз эләкте. Гаилә тормышын бүтәнчәрәк күз алдына китергән Рафаэль хатыны Асиянең  эштән җылы ризык, ягымлы йөз белән каршылавына өметләнде. Озакламый үзен ярык тагарак янында калгандай хис итте. Чөнки иркә Асия йортта берни дә эшли белми, эшләргә дә теләми иде. Аш-су әзерләүнең, савыт-саба юу, өй җыештыруның берсенә дә өйрәнмәгән иде ул. Ләкин иптәш хатыннары белән сәгатьләр буе гайбәт сату, кибетләрдә акча туздыруны бик оста башкарды. Иренең киңәшләрен, өйрәтүләрен ишетергә теләмәде, үзенчә яшәде, акланыр өчен төрле сәбәпләр уйлап тапты, хәтта ялганга барудан да чирканмады. Рафаэль аны үзгәртүгә кул селтәп, өйдәге барлык эшне үз җилкәсенә алды. Бик ярата бит ул Асияне, югалтудан бик курка иде. Балага узганлыгын белгәч, бигрәк тә йомшарды. Өрмәгән җиргә утыртмады, каршы сүз әйтмәде, җылы ризыктан, тәм-томнан өзмәде. Кичләр буе телевизор каршында аяк бөкләп утырырга гына торучы Асияне саф һавада йөрергә, дөрес тукланырга үгетләде.

Малай көтте Рафаэль. Үзенчә тәрбияләргә, эшкә өйрәтергә хыялланды ул. Кояшлы май таңында кызы дөньяга аваз салды. Нәни йөрәк җимешен беренче күрүгә яратты Рафаэль. Асия исә иркә хатын булуын бервакытта да оныттырмады, йорт эшләренә якын да килмәде. Кичләрен иптәш хатыннары белән күңел ачулардан туктамады. Төн уртасында гына тәмәкегә аңкып, хәмердән исергәләп кайткан чаклары еш булды аның. Түзде ир, барысы хакына да түзде. Менә рәтләнер, менә тормыш тиешле тәртипкә килер, дип өметләнде. Асия хәтта кызын карауга, баланың вакытында тамагын туйдыру, режим белән йоклату кебек эшләргә дә игътибар бирмәде. Үзе дә ул күбрәк каты-коты белән аягүрә тамак ялгап кына, ире әзерләгәнне телевизор каршында ашарга гадәтләнде. Гаилә белән табын янында җыелу сирәк күренешкә әйләнде, ашаган ризыкны мактау, әзерләгән кешегә рәхмәт әйтү кебек гамәлләр бу ике хатын-кыз өчен ят әйберләр иде. Күрсәткән хезмәтләре өчен мактау, олылау көткән Рафаэль тора-бара боларга да күнекте. Әти-әнисе кызларының тормышта бернәрсәгә өйрәнелмәгән булуын, үзләренең ялгыш тәрбия бирүләрен аңлаганнар иде инде. Шул хатаны төзәтү өченме, алар кияү яклы иделәр. Кызы Асия чисталыкның ни дигәнен дә белмәгәч, әни кеше йортта җыештыру, кер юу эшләрен үз өстенә алды. Кияүнең сабырлыгы бетеп, тормышлары бозылып китүдән коты алынып яшәде ананың.

"Оясында ни күрсә, очканда шуны күрер”, - ди халык мәкале. Кызлары Айгөл дә күбрәк әнисеннән үрнәк алырга тырышты. Матур күлмәкләрне алыштырып кына тордылар алар. Салган киемне юу, үтүкләүне белмәделәр дә. Асия дә кызын йорт эшләренә өйрәтәсе урында үзенең эш сөймәвен, ирен хөрмәт итмәвен генә күрсәтә килде. Әтисенә булган мөнәсәбәткә Айгөл дә ияләнде. Әнисе кебек төксе җаваплар, саубуллашмый, кисәтми өйдән чыгып китүләр, кара-каршы сүз көрәштерүләргә өйрәнде ул. Кичләрен дуслары белән урамга чыгып китү ягын карады. Асия кайвакытта кызына күбрәк өйдә бул, дәресләреңне кара, иптәшләрең арасында үзеңне тәртипле тот, тәмәкене авызга якын да китермә, алкогольле эчемлекләрне тәмләп тә карама, дип үзенең үгет-нәсыйхәтләрен биреп маташты. Ләкин әнисе үрнәге аша бары тик тискәре сыйфатларны гына күреп бозылган бала боларга колак та салмады, әтигә генә түгел, әнисенә  дә тавыш күтәрә башлады. Үзенә каршылык булмаганга гадәтләнгән Асия Айгөлне кычкырып тыңлатырга тырышты. Еш кына алар арасында низаглар кабатланып торды.

 Әнисе кебек үк Айгөл дә ашарга әзерләү, савыт-саба юу, өй җыештыру, тегү-чигү кебек эшләрне бер дә яратмады. Укуга да әллә ни күңел салмады. Укуы белән кызыксына башласалар, ялганларга, эшләмәс өчен төрле хәйләләр уйларга остарып бетте Айгөл. Көннәр буе телевизор каршысында аунарга, төшкә хәтле йокларга бик яратты ул. Кызының болай үсүенә Рафаэльнең йөрәге әрнеде. Көннәрдән беркөнне Айгөлне үзе өйрәтеп карарга булды.

- Кызым, син бик акыллы да, матур да. Сине барыбыз да яратабыз, - дип ипләп кенә сүз башлады ул. - Акыллы егет очрап, үз тормышыгызны төзерсез. Гаилә тормышында аңлашып яшәү өчен матурлык кына җитми, кызым. Аз-азлап йорт эшләренә өйрәнсәң, үзеңә рәхәт булыр.

- Әни йорт эшләрен эшләми бит әле, барыбер рәхәт яши. Миңа дә синең кебек юаш, сүзне тыңлый, күзгә генә карап тора торган, әнием әйтмешли, мүкләк очрар әле.

Рафаэль бу сүзләрдән телсез калды. Бөтен күңелен биреп яраткан газизләреннән мондый мөнәсәбәтне көтмәгән иде ул. Яраткан хатынын, сөекле кызын гафу итәргә теләде. Дөрес тәрбия алмаган әнисе үз баласына матур үрнәк күрсәтмәде шул. Кызлары эгоист, ялкау, әдәпсез булып үсеп тә җиткән бит. Анасы тәрбия биргәнне көтеп,  ата да нәрсәнедер кулдан ычкындырган, нәрсәгәдер күз йомып калган икән бит. Ни эшләргә белмәүдән аның  күңеле сызланды, тамак төбенә төер тыгылды. Бу авыр тойгыны уздыру, фаҗигагә тиң бу халәттән чыгу юлларын эзләргә кирәк иде. Шундый авыр уйлардан арынырга, аны аңламаган кешеләрдән, чарасызлыктан качарга теләп, Рафаэль шау-гөр килеп торган кичке урамга чыгып китте. Тизрәк бу бәхетсезлектән котыласы килде аның. Машиналар агымына ияреп, ниндидер билгесезлеккә таба ашыга-ашыга атлады да атлады ул. Башы гөжли, йөрәгенең сыкравына түзәр хәл юк, үкереп елыйсы, бар көченә кычкырасы килә... Кинәт барысын басып китәргә теләгәндәй, ниндидер бәрелгән тимер, көчле тормоз тавышлары ишетелде. Машина алдына шау-гөр килеп халык җыелды, юл уртасында әзмәвердәй ир-егет ята иде.

Гомеренең уртасына да җитмәгән Рафаэль шунда ук җан бирде, үлеме белән бөтен борчуларыннан де котылды ул. Ә иренең машинага бәрелеп үлгәнен ишеткән Асия тынсыз калды. Аның өчен утка-суга керергә әзер иде бит аның Рафаэле. Нишләп шундый фаҗигагә дучар булды ул? Нишләп аны берүзен калдырып китте ул? Иреннән башка ничек яшәр  алга таба? Юлдан язып барган кызын ничек кеше итәр?

 

 

 

 

 

 

 

 


Тормыштан алган ачы тәҗрибә

Марат белән Рүзәл – күршеләр. Һәр көн мәктәптән кайткач, алар аннан-моннан капкалап, урамга ашыгалар. Бүген дә дәрестән кайтканда ук унбиш минуттан очрашырга дип сүз куештылар. Исәпләре – Югары оч тавына чана шуарга бару иде. Яшьтәш малайлар көн дә сөйләп кызыктыралар.Имеш, аларның таулары биегрәк , чаналар әллә кайларга кадәр барып җитә. Тик моңарчы Марат белән Рүзәлне әти-әниләре җибәрмәде анда. Тау кырыеннан шәһәрдән килүче үзәк юл үтә. Урыны да әллә нинди куркыныч күренә. Ә бүген малайлар әти-әнидән рөхсәт сорап тормаска булдылар. Күпме сорасаң да, барыбер җибәрмәсләр. Ә тауда шуу теләге бик көчле иде.

Малайлар чаналарын өстерәп, Югары очка элдерделәр. Алар менеп җиткәндә, тау тирәсе шау-гөр килеп тора иде. Кемнең чанасы җитезрәк, шомарак шуа, кем ераграк барып җитә, тау башына кем тизрәк менә, кем алдан шуып китә? Шундый ярышулар ташкыны малайларның күңелен биләп алды. Алар, ашыга-ашыга, тирә-юньдәгеләрне узу теләге белән чаналарына атландылар. Чаналар да җитез, малайларның азартына  кушылгандай, алга ыргылдылар. Хәзер инде аларны туктату мөмкин түгел. Тимер атныкыннан да кызу аларның тизлеге, туктатыйм дисәң, тормозы да юк. Алай дисәң, Марат белән Рүзәлнең чаналарны туктату исәбе дә юк. Астан узган машина юлы да игътибардан читтә, әти-әни сүзе дә баштан чыкты. Тагын бер генә, тагын бер генә шуам дип, уеннарын дәвам иттеләр, кызып китеп, караңгы төшкәнен дә сизмәделәр.

Кинәт балаларның шатлыклы авазларын каты бәрелү тавышы бүлдерде. Чиелдап машина туктады. Арттан килүче машинаның фаралары яктысында коточкыч күренешкә карап, һәркем туктап калды. Машина юл кырындагы көрткә килеп төртелгән, шоферның әле генә булып узган хәлдән йөзе качкан. Бер якта челпәрәмә килеп чана калдыклары чәчелгән. Икенче якка күз салырга да куркыныч. Кан эчендә ике малайның гәүдәсе ята. Болар – Марат белән Рүзәл иделәр. Берсен-берсе узарга теләп, аска ыргылган малайлар юл буйлап килгән машинаны күрделәр, тик юлны чыгып җитәрбез дип уйладылар. Ә көчле тизлек белән килгән машина караңгылыктан кисәк килеп чыккан малайларны күрсә дә, инде тимер атын җиңә алмады.

Марат шунда ук каты бәрелүдән һәлак булды. Ә Ирекне авыр хәлдә "Ашыгыч ярдәм” машинасы белән район хастаханәсенә озаттылар. Бу рәхимсез хәбәрне ишеткән ата-аналар телсез калдылар. Җылы аш әзерләп, малайларның уеннан кайтуын көткән әниләр моңа ышанырга теләмәделәр, тамак төбенә төер тыгылды, йөрәк ачысын чыгару мөмкин түгел иде. Бу фаҗиганең сәбәбен кайдан эзләргә, кемне гаепләргә белмәделәр алар.

Икенче көнне бөтен авыл белән Маратны җирләделәр. Тыныч авыл тормышына гадәтләнгән халык мондый фаҗигане көтмәгән иде. Ата-ананы юатыр сүз тапмадылар өлкәннәр. Ә балалар, шул тау буеннан кайтмаган балалар, мондый һәлакәт сәбәпләренең үзләренә дә кагылганын аңлап җиткермиләр иде. "Бәла аяк астында” диләр бит, мәгънәсез уен аркасында кайгы килүен күпләр төшенми шул.

Юл читендә, авылның Югары очында, яңа һәйкәл барлыкка килде. Фаҗиганең канлы эзләрен күмеп, калын итеп кар яуды. Ләкин Рүзәл  күңелендәге яра эзләрен күмә алмады табигать. Малай хастаханәдән сәламәтләнеп чыккач, тау буена көн саен килә торган булды. Хәзер инде чана шуар өчен түгел, балачак дустын – Маратны юксынды ул. Зираттагы кабере янына утырып, аның белән сөйләште. Яшьтәшенең әти-әнисен юатырга теләп, алар тирәсендә бөтерелде. Күңеленнән бүтән беркайчан да ата-ана сүзеннән чыкмаска, һәрчак уяу булырга, юл кагыйдәләрен истә тотарга сүз бирде. Ә иң мөһиме –тормышындагы әлеге күңелсез вакыйга кебек фаҗигаләрне булдырмас өчен тырышып укуны, юл хәрәкәтен кануннарын өйрәтүче булып, кешеләр иминлеген саклауны максат итеп куйды.

 

 

 

 


Урра, кыш җитте!

Кыш килеп җиткән бүген! Саф җил белән! Ап-ак кар бөртекләре, җитез бураннары белән! Күктә якты кояш балкый!

Без тиз генә ашап эчтек тә чаналарны тартып, тышка йөгердек. Урамда без рәхәтләнеп чана шуабыз. Таудан выжылдап төшәбез дә мышный-мышный чаналарны өстерәп, тагын тау башына элдертәбез. Уйный торгач, бүрекләр кәкрәя, пәлтә итәкләре шыкырдап ката, итек эчләренә кар тула, борыннар җеби, битләр кып-кызыл була. Әйтерсең лә, күктәге кояш түзеп тора алмыйча тәгәрәп төшеп, безнең йөзләргә күчә.Бу саф һавалы кышкы табигать кочагыннан аерыласы да килми. Ләкин без теләмичә генә өйләргә таралабыз. Кышкы уеннар күңелле булса да, безне эшләр көткәнен онытырга ярамый. Әле математикадан тапкырлау таблицасын кабатлыйсы, татар теленнән бүгенге уеннар турында хикәя дә язасыбыз бар. "Иртәгә кабат шушы урында очрашырбыз”-, дип кайтып китәбез без.


Copyright MyCorp © 2024 | Сделать бесплатный сайт с uCoz