- Айнур, минем компьютерым эшләми. - Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы? - Әйе, барыбер эшләми. - Розеткага тыкканмы? - Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм. - Ә шырпы нигә? - Бездә утны сүндерделәр :D
* * * Выпускнойда хезмәт укытучысы белән физрук сугышты. Нәтиҗәдә хезмәт укытучысы җиңде. Чөнки, каратэ ул каратэ, ә чукеч чукеч инде ул.
* * * Автомәктәптә имтихан бара: - Двигатель ничек эшли? - Үз сүзләрем белән мөмкинме? - Әлбәттә! - Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!
*** Бер кеше кечкенә малайдан сорый: - Эй, малай, синең исемең ничек була? Малай дәшми. - Үскәнем, син тормозмы әллә? - Минем исемем Вәли. - Син кайда яшисең? - Мин тормоз түгел! Хуҗаның улы, кое янында икмәк ашап утырганда, икмәген коега төшереп җибәргән дә кычкырып елый башлаган. Хуҗа өйдән: Нигә тавышланасың? – дип сорагач, улы аңа: Икмәгем коега төшеп китте, - дигән. Хуҗа йөгереп чыгып, коега иелеп караса, анда үзенең шәүләсен күргән дә: - Ап-ак сакаллы башың белән баланың икмәген тартып алырга оялмыйсыңмы? – дигән.
|