Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 22:08Төп бит | Теркәлү | Керү

Керү формасы

Эзләү

Календарь

«  Апрель 2024  »
ДшСшЧшПнҖмШмЯк
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Сораштыру

Оцените мой сайт
Барлыгы җавап: 77

Файдалы сылтамалар

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Яңалыклар

Укучылар ярминкәсеннән фоторепортаж

Укучылар ярминкәсеннән фоторепортажҖиңү паркы каршындагы мәйданда район мәктәпләре, балалар бакчалары үзләренең бакчаларында үстерелгән

җиләк-җимеш, яшелчә белән сату итте. Район халкы күргәзмә-ярминкәдән бик канәгать калды.

 

Кукмаралылар Казахстанның Астана шәһәрендә узган Татарстан Республикасы көннәрендә катнашты

      19-20 сентябрьдә Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәренә багышланган чаралар узды. Бәйрәм программасында Тынычлык һәм татулык сараеның Опера залында Татарстанның сәнгать осталары гала-концерты, “Хан-Шатыр” сәүдә-күңел ачу үзәге янындагы мәйданда Сабантуй, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе һәм анда куелган продукцияне сату, Татарстан артистлары концерты, сәүдә күргәзмәсе һәм башкалар бар иде.

     Әлеге чарада кукмаралылар да катнашып, татар халкының гореф-гадәтләрен, бүгенге яшәешен чагылдырды, бу көннәрдә һәркем махсус әзерләнгән утарда татар халкының милли ризыкларыннан авыз итте.

Кукмаралылар Казахстанның Астана шәһәрендә узган Татарстан Республикасы көннәрендә катнашты

Беслан вакыйгалары кабатланмасын 1 сентябрь – Белем көнендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчыларның мәктәпне камап алуы белән бәйле вакыйганы, ун ел вакыт узуга карамастан, күпләр хәтерлидер әле. Әлеге җанөшеткеч фаҗигадә 300дән артык кешенең гомере өзелде, шуларның 186сы мәктәпкәчә һәм...

       

Районыбыз мәктәпләрендә “Финанс грамоталылыгы көне” Бөтенроссия акциясе узды

“Финанс грамоталылыгы көне” Бөтенроссия акциясе кысаларында районыбызның барлык белем бирү учреждениеләрендә әлеге темага ачык дәресләр, лекцияләр, мастер-класслар узды. Аларда банк, пенсия фонды, салым инспекциясе, казначылык бүлеге хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар, җирле үзадарә вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Салым инспекциясе белгечләре поселокның өченче һәм дүртенче мәктәпләрендә узган дәресләрдә “Салымнар ни өчен кирәк?”, “Заманча салым түләүче” дигән темаларга әңгәмәләр үткәрделәр. Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайты аша салым органнарының электрон хезмәтләр тәкъдим итүе хакындагы мәгълүматлар укучыларда аеруча кызыксыну уятты.

 

 

 

→      Россиядә 2020 нче елда чит ил теле буенча мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханы кертеләчәк, дип белдерде кичә РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов Әстерхан өлкәсенә эш сәфәре барышында.  “Интерфакс” шулай дип хәбәр итә.
“2020 нче елда, тагын биш елдан, чит ил теле буенча мәҗбүри имтихан гамәлгә кертеләчәк”, - диде Ливанов, кичә Началово авылында ачылган кадетлар корпусында тәрбияләнүче соравына җавап биреп.

 

       Быел яңа уку елына багышланган Белем көне һәм тантаналы линейка гадәттәгечә 1 сентябрь көнне узачак. 
Яңа уку елында Татарстан Республикасында 39 958 бала беренче сыйныфка барачак, шул исәптән Казанда – 11222. Узган ел республикада 36148 беренче сыйныф укучысы булган, аларның 11101 – Татарстан башкаласында.
Шулай ук быел республикада 1 сентябрьдә Аксубай, Азнакай, Балтач, Буа, Чүпрәле, Лаеш, Теләче муниципаль районнарында 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак, аларның 8 е – авыл җирлегендә.

 

 

Copyright MyCorp © 2024 | Сделать бесплатный сайт с uCoz