Чәршәмбе, 01.05.2024, 18:37Төп бит | Теркәлү | Керү

Керү формасы

Эзләү

Календарь

«  Февраль 2014  »
ДшСшЧшПнҖмШмЯк
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728

Сораштыру

Оцените мой сайт
Барлыгы җавап: 77

Файдалы сылтамалар

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Яшь иҗатчы
Төп бит » 2014 » Февраль » 4 » Туган якта
23:04
Туган якта

Кошлар

Матур җәй үтеп китте,

Алтын көз килеп җитте.

Сап-сары итеп, шаярып,

Бар дөньяны үзгәртте.

 

Кошлар җыелып

Киттеләр бездән.

Кайтырлар алар,

Язлар җитсеннәр.

Сәфәрова Диана

Көз җитте

Җәйләр дә узып китте,

Укулар килеп җитте.

Алда безнең укулар,

Көч куеп тырышулар.

Рәхәтләнеп, су коенып,

Җәй көне без ял иттек.

Хәзер инде тырышып,

Укырга вакыт җитте.

Галиәхмәтова Әдилә

Елның иң матур чагы

Менә көз дә килеп җитте,

Елның иң матур чагы.

Кошлар китә җылы якка,

Кайчан кайтырлар тагы?

Агачлар моңсу утыра,

Яфраклар төрле төстә

Сихерле тавыш чыгарып,

Коела, коела, коела.

Көзнең дә үз матурлыгы,

Бу бит – муллык вакыты.

Җәен – җәйли эшләгәннең

Хөрмәте һәм байлыгы.

Шәңгәрәева Айгөл

Кошлар

Җылы җәй узып,

Алтын көз җитте.

Салкын җил исеп,

Тамчылар сипте.

Җилфер-җилфердәп,

Яфраклар оча.

Гүя сары энҗеләр

Агачтан коела.

Күктә торналар

һәм кыр казлары

Әйләнеп-әйләнеп

Моңланалардыр,

Безне калдырып,

Җылы якларга

Ашыгалардыр.

Әгъләмҗанова Әдилә

Көз җитә

Урманда коелган яфраклар

Көз җитүен хәбәр итә.

Димәк, тиздән, бик тиздән

Салкын вакытлар җитә.

Төркем-төркем очкан кошлар

Туган яклардан китә.

Моңсу аваз белән алар

Саубуллашып үтә.

Гаянов Муса

 

    ***  ***  ***

Урамда кыш.

Тирә-юнь тын.

Оча-куна ап-ак кар ява.

Без көткәнне өзелеп көтә-көтә,

Әнкәйләрнең күзләре тала.

Ничә кышлар үтеп, язлар җиткән.

Бозлар агып, сулар киткәннәр.

Читкә киткән газиз балаларын

Күпме ана сагынып көткәннәр.

Тик без – мәнсез, гамьсез балалар

Аңламыйча йөрәк хисләрен,

Ак карлардай кунып агартабыз

Әнкәйләрнең чигә чәчләрен.

 

И туган як!

И туган як, туган як!

Күңелемә җылы як!

Туып үскән мин монда

Җир исе сеңгән канга.

Әти-әнием салган

Сиңа булган сөюне.

Читкә киткәч аңладым

Сине сагынып көюне.

Еракларга алып киткән

Поезд туган ягымнан.

Моңсуланып, өзелеп көн дә көткән

Газиз әнкәй  кайтыр юлымнан.

Янборисова Миләүшә

 

Яз килә

Яз килә... Сулар ага,

Түбәдән тамчы тама.

Туган ягымда кошлар

Яз килүгә шатлана.

Агачлар да уянып,

Яфракларын шаулата.

Шундый рәхәт аларга

 Язгы кояш булганда.

Бар җиһанны балкытып,

Яз кыңгыравы чыңлый.

Кошлар гына сайрап калмый

Илемдә һәркем җырлый.

Әниемә

Әни, синең олы йөрәгеңә

Йөз-мең тапкыр

Күпме сабырлык сыйган.

Күңелемдә йөз-мең тапкыр

Сиңа мин һәйкәл куям.

 

Кайвакытта гаебемне сизеп,

"Ник эшләдем болай?”- диямен.

Башым түбән иеп, "Кичер, әни”,- диеп,

Алларыңа синең киләмен.

 

Рәхәт яшә, әни, сәламәт бул,

Гөлләрең шау чәчәк атсыннар,

Ә аларга күбәләкләр кунып,

Бәхет-шатлык теләп торсыннар.

Мостафина Исламия

 

 

 

 

 

Караулар: 602 | Өстәде: Ramziya | Рейтинг: 0.0/0
Комментариялар саны: 0
dth="100%" cellspacing="1" cellpadding="2" class="commTable">
Исем *:
Email:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024 | Сделать бесплатный сайт с uCoz