Шимбә, 20.04.2024, 18:12Төп бит | Теркәлү | Керү

Керү формасы

Бүлекләр

Эзләү

Сораштыру

Оцените мой сайт
Барлыгы җавап: 77

Файдалы сылтамалар

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Сыйныф җитәкчесенә
Төп » Мәкаләләр » Ял бүлмәсе » Ял бүлмәсе

Х.Туфан "Казан кичләре"

"Казан кичләре". Сара Садыйкова көе, Хәсән Туфан сyзләре.

 

КАЗАН КИЧЛӘРЕ

Сара Садыйкова көе, 
Хәсән Туфан сyзләре

 

Кил әле, Иделнең җиләс җиле, 
Юлларга чәчәкләр сип әле. 
Ак булып, саф булып истә калсын 
Казанның кадерле кичләре.

Туган ил чакырган зур юлларга 
Китәрбез таңнарда без моннан. 
Озатып калырсың безне, 
Казан, Баласын очырган кош сыман.

Яшәрбез туган җир туфрагында, 
Кырларда, Иделдә-диңгездә. 
Исән-сау булсыннар балалар, дип, 
Хәерле юл телә, Ил, безгә.

Иделгә сузылган айлы юлдан 
Тын гына, моң гына җыр ага. 
Сагынырбыз, дуслар, бу кичләрне 
Чәчләргә чал кергән чорда да.

Ал гөлләр сибегез безнең юлга, 
Иделнең иртәнге җилләре. 
Мәңгегә, гомергә истә калсын 
Казанның кадерле кичләре.

 

Категория: Ял бүлмәсе | Өстәде: Ramziya (14.04.2014)
Караулар: 560 | Комментарийлар: 2 | Рейтинг: 0.0/0
Комментарийлар саны: 2
0
1 вика   (16.04.2014 18:12) [Материал]
супер пупер

0
2 Ramziya   (17.04.2014 11:30) [Материал]
Шигырьне өйрәнеп бетердеңме?

dth="100%" cellspacing="1" cellpadding="2" class="commTable">
Исем *:
Email:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024 | Сделать бесплатный сайт с uCoz