Шимбә, 20.04.2024, 03:45Төп бит | Теркәлү | Керү

Керү формасы

Бүлекләр

Эзләү

Сораштыру

Оцените мой сайт
Барлыгы җавап: 77

Файдалы сылтамалар

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Сыйныф җитәкчесенә
Төп » Мәкаләләр » Цитаталар дәфтәре » Цитаталар дәфтәре

Халык әйтсә, хак әйтә

Халык әйтсә, хак әйтә

  • Дөнья белән хис идарә итә. Бу эш акылга гына тапшырылса кешелек дөньясы мондый түбәнлеккә дә төшмәс, бөеклеккә дә ирешмәс иде.
  • Кешенең нәфсесе үзе яшәгән галәм киңлекләреннән дә чиксезрәк. Аның гомере бәлкем шул сәбәпле Ходай тарафыннан чикләнгәндер дә.
  • Күңелеңне байлыкка салудан саклан. Бу читлек-ятьмәдән исән-сау чыга алучылар бик сирәк.
  • Ил-нигезеңне төзекләндерергә омтылмасаң, үз йорт-нигезеңне торгызып кына нәселеңне саклап калып булмый ул.
  • Хисләр ташкыны һәрчак акылны күмеп китә, ә хисләр бураны уйнамаган акылда мәгънә юк.
  • Күпләрнең якын туганлыклары гомер буе бер-берсенә йомышлары төшүгә кайтып кала.
  • Котырган ат кебек хисләр алдан чапса, ватык арба кебек акыл һәрчак арттан сөйрәлә.
  • Кыерсытылган дошманыңның каргышыннан курык, ул дустыңның яхшылыгыннан тизрәк килә.
  • Исерек яисә тәмәке тартучы кәләпүшле кешедән күңел кайта. Күңел кайткач кеше үлә.
  • Бер күршем гомер буе эчте, бер кемгә зыяны тимәде, икенчесе бай яшәде, бер файдасы булмады... Кайсы күршем яхшырак булгандыр... Аңламадым.
  • Ата-ананың баласына карата булган сукыр мәхәббәте баланың дөньяга булган карашын да тоныкландыра.
  • Минем дошманнарымның да дошманнары бар, әмма алар миңа дус түгел.
  • Киләчәк үткәннәргә бәйле, ә акыл алмаучылар өчен үткәннәр кире килми, бары кабатлана гына.
  • Ирек мәйданында үзгәреш. Элек Татарстан бәйсезлегенә каршы булганнар, бүгенге көндә берсен-берсе уздырып, Мәскәүне сүгәләр...
  • Эштән алынган түрәләрнең аклануы күп очракта ваклануга кайтып кала.
  • Күңел хыяллары һәрчак изгелектә булса да, аларның берсе дә дөньялыкка шытып чыкмады.
  • Шайтанда да өмет бар. Ул барыбер кешелек дөньясын бозып бетерәм дигән өмет белән яши.
  • Кыйбласыз яшәү авыр. Шул авырлык җиңеллекә этәрә. Ә аның җимешләре аракы, наркомания, фәхишәлек...
  • Өч тиенлек дөньяда яшәүчеләр арасында бер тиенлек бәхә алмаучылар да бар.
  • Халыкның тарихи хәтере кыска булса, гомере дә озын булмый.
  • Сарык булсаң көтүчеләр дә, үзеңнән көлүчеләр дә табыла ул.
  • Кешелек дөньясын нинди итеп күрәсең килә - шундый бул.
  • Дин денсезлектән, тел илсезлектән саклый.
  • Кешене олылап та, кечерәйтеп була.
  • Гафу итә белү үзлегенә көчле кешеләр генә сәләтле. Көчсезләр беркайчан да гафу итмиләр. Махатма Ганди
    •  Башкаларга төбәлгән явызлыктан усал кешеләр үзләре интегәләр. Фирдәүси
    •  Үзенең җитешмәгән яклары күп булган кеше башкаларныкын күбрәк күрә.
    •  Кешеләрне яраткан кеше озын гомерле була.
    •  Язу (каллиграфия) – кеше аңының архитектурасы. Рамил Гарифуллин
    •  Гений – ул бер процент талант, туксан тугыз процент хезмәт. Томас Эдисон
    •  Бер суга ике тапкыр кереп булмый. Сократ
    •  Һәр нәрсә үзгәреш хәлендә. Аристотель
    •  Дингә каршы көрәш ул – милләткә каршы көрәш. Җамал Вәлиди
    •  Кеше рухи яктан көчле булса, бар киртәләрне дә үтеп чыга ала. Рухы көчле булган милләтне бернинди усал сәясәт тә җиңә алмый.
    •  Куркуыгызны җиңүгә үк сез рухи яктан ирекле булырсыз.Брюс Ли
    •  Аллаһы Тәгалә кемне дә булса җәзаларга теләсә, шуны педагог итә. Сенека 
    •  Гади һәм аңлаешлы итеп язу ихлас һәм игелекле булу кебек үк үтә дә авыр. Сомерсет Моэм, инглиз язучысы
    •  Иң бәхетле чагың – бәхет турында уйламаган чагың.Шәүкәт Галиев
    •  Телләр үлми! Үлә бары телен җуйган халыклар... Рәфикъ Юныс
    •  Мәктәптә еш кына ташны шомартып, алмазны харап итеп куюлар да була. Роберт Ингерсолл, Америка язучысы.
    •  Шик юктыр ки, Аллаһ сез кылганнарны тулаем күреп тора.(Бәкара сүрәсе, 110 нчы аять)
    •  Мәхәббәткә нигезләнмәгән никах булган җирдә никахсыз мәхәббәт барлыкка килә. Томас Фуллер, инглиз тарихчысы.
    •  Шагыйрь шигырь язучы гына түгел, шагыйрь – үзе шигырь ул. Хәсән Туфан
    •  Яхшы башланган эш – яртылаш эшләнгән эш. (Мәкаль)
    •  Яхшы ат үзенә камчы тидермәс. (Мәкаль)
    •  Үз кадерен белмәгән кешенең башкалар каршында да кадере булмый. (Мәкаль)
    •  Акча акчаны тудыра. (Мәкаль)
    •  Әҗәт кайчысы дуслык җебен кисә. (Мәкаль)
    Дөнья көтәбез, ләкин көтүчеләре без түгел.
  • Һәр авылның үз тилесенә карап, үз бәхәсе була.
  • Дөньясына ачулы булса да, үчле булмады.
  • Күңел иркенлеге табигый иркенлектән киңрәк.
  • Тән вакытлыча ымсындыра, күңел тартуы мәңгелек.
  • Дөньясы әйшәке диләр, үзләре шундый булганнар...
  • Этләнә инде халык, үз хезмәте белән яшәгәне...
  • Акланалар инде, мактанырлыгы булмаганнар...
  • Халык вагайды диләр, үзләрен эре тотучылар.
  • Авыл таркалды диләр, аннан күченеп китүчеләр.
  • Эшләп ашарга кушалар, эшләмичә ашаучылар.
  • Яшәдем, яшәүнең мәгънәсенә төшенмәдем.
  • Дөнья малына алданып юкка чыга күпләр...
  • Утыз ел укып кадакта кагарга өйрәнмәде...
  • Сөйләшим дисәң авыз чайкарлык сүз табыла инде ул...
  • Кешеләр эреләнгән саен вакчыллана баралар.
  • Кешенең кыяфәтенә карап фикер йөртмәгез.
  • Тәрбиясез кеше белеменең бәясе бер тиендә тормый.
  • Әрсезлек белән оятсызлык очрашса бик тиз дуслаша.
  • Таш атканга аш атма, таш та атма...
Категория: Цитаталар дәфтәре | Өстәде: Ramziya (10.04.2014)
Караулар: 2459 | Рейтинг: 0.0/0
Комментарийлар саны: 0
dth="100%" cellspacing="1" cellpadding="2" class="commTable">
Исем *:
Email:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024 | Сделать бесплатный сайт с uCoz