Универсаль уку гамәлләре
Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.
Яңа стандартта укыту күнекмәләре ике зур блокка — универсаль блокка һәм фән блогына бүленгән. Универсаль уку эшчәнлеге термины педагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фәнне өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Универсаль уку гамәлләре ул - укый белү, ягъни яңа социаль тәҗрибәне аңлы һәм актив үзләштерү юлы аша укучының үзен үстерү һәм камилләштерү сәләте, социаль компетентлылыкны, яңа белем һәм күнекмәләрне мөстәкыйль үзләштерү сәләтен, культуралылыгын, толерантлылыгын тәэмин итүче гамәлләр җыелмасы.
Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән. Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре укучыларның шәхси, һөнәри үзбилгеләнешен, әдәп-әхлак нормаларын үзләштерүен, тиешле карар кабул итә белүен, үзен тормышта лаеклы шәхес итеп куюын үз эченә ала.
Регулятив эшчәнлек танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнекмәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертүне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала. Регулятив универсаль уку гамәлләренә максат кую (уку бурычларын билгеләү, нәрсәне беләбез, нәрсә билгесез?); планлаштыру – максатка ирешү, нәтиҗәгә килү юлларының эзлеклелеген билгеләү; фаразлау – булачак нәтиҗәләрне, аның күләмен күзаллау; контроль – эшчәнлек төрләрен, читкә тайпылуларны искәртү ; коррекция – планнан тайпылышлар булганда, башкарылган эшкә төзәтмәләр кертү; бәя – укучының материалны ничек һәм нинди күләмдә үзләштерүен аңлавы, үз хаталарын тануы һәм төзәтүе керә.
Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә. Танып-белү универсаль уку гамәлләренә эзлекле фикер йөртүгә (логикага) нигезләнгән һәм алга бурыч кую, аны чишү белән бәйле гамәлләр керә. Шуларның берсе - гомумуку универсаль гамәлләре: танып белү максатын аерып кую, белемнәрне төзү, мәсьәләләрне чишү ысулларын сайлау, эшчәнлекне контрольдә тоту һәм бәяләү, мәгълумат эзләү, сөйләм үстерү, аңлап уку, проблемаларны чишү. Икенчесе-символик гамәлләр: модельләштерү, модельне үзгәртеп кору.
Логик универсаль уку гамәлләре: сыйфатларны аеру максатыннан обьектларны анализлау, синтез– өлешләрдән бөтенне төзү, чагыштыру, төркемләү өчен нигезләмәләр һәм критерийлар сайлау, төшенчәне чыгару, сәбәп-эзлеклелек бәйләнешен билгеләү, фикерләүнең логик эзлеклелеген төзү, дәлилләү, кагыйдә чыгару һәм аны раслау, проблеманы формалаштыру, проблемаларны мөстәкыйль чишү ысулларын табу.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре башка кешеләрнең фикерен исәпкә алуны, әңгәмәгә кушыла белүне, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлек итүне дә күзаллый. Универсаль уку гамәлләре бербөтен системаны тәшкил итә, шуңа да аларны комплекслы кулланганда гына көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Мәктәптә татар телен өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләргә алып килергә тиеш:
- шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: укучының һәрьяклап үскән, мөстәкыйль рәвештә белем алырга, камилләшергә әзер буларак формалашуы;
- метапредмет нәтиҗәләр: белем алу нигезен тәшкил иткән төп компетенцияләргә ия булу, предметара төшенчәләрне үзләштерү;
- уку фәне (предмет) буенча нәтиҗәләр: татар теле программасы буенча билгеле бер белем һәм күнекмәләргә ия булу; иҗади эшчәнлек тәжрибәсен, белем-күнекмәләрен гамәли файдалана алу.
|