Якшәмбе, 19.08.2018, 04:31Төп бит | Теркәлү | Керү

Керү формасы

Эзләү

Календарь

«  Август 2018  »
ДшСшЧшПнҖмШмЯк
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Сораштыру

Оцените мой сайт
Барлыгы җавап: 74

Файдалы сылтамалар

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Яңача укыту (ФГОС)

1.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Максат: укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.
Белем бирүнең бу этабында түбәндәге эшләр оештырыла:
1) уку эшчәнлеге тарафыннан укучыга куелган таләпләр актуальләштерелә (кирәк)
2) тематик чикләр билгеләнә (булдырам)
3) укучыда уку эшчәнлегенә керүгә эчке ихтыяҗ булсын өчен шартлар тудыру (телим).
         Вакыт ягыннан 1-2 минут вакытны гына алып торса да, бу этапның дөрес  оешытырылуы зур әһәмияткә ия, чөнки мотивлаштыру эшчәнлеккә керүнең зарури шарты. Бу этапта укучы үзенә куелган уку эшчәнлеге таләпләрен аңларга һәм кабул итәргә тиеш (кирәк – булдырам – тиеш). Аңлауны оештыру түбәндәгедән гыйбарәт: бала үзенә укучы буларак куелган таләпләр ( аралаштыру кагыйдәләре, дәрестә ничек укыячаклар һ.б.) турында күзаллаулар актуальләштерелә (кирәк). Шуңа күрә дәрес башында уку эшчәнлеген оештыруның укучыга таныш кагыйдәләрен кабатлау искә төшерелергә тиеш. Шунда ук укучы өчен эчтәлек чикләре (булдырам) билгеләнә.
2. Актуальләштерү һәм сынау өчен алынган гамәл аша шәхси кыенлыкны ачыклау.
Максат:
1) яңа белемнәрне өйрәнү өчен кирәкле эш ысулларын актуальләштерү;
2) яңа белемнәрне өйрәнү өчен кирәкле фикерләү операцияләрен һәм танып белү процессларын актуальләштерү;
3) сынау өчен алынган уку гамәленә һәм аны мөстәкыйль башкаруга мотивлаштыру ("кирәк”-"булдырам”-"телим”);
4) сынау өчен алынган уку гамәлен үтәгәндә туган индивидуаль кыенлыкны билгеләү;

         Бу этапта укучыларны сынау өчен алынган уку гамәлен мөстәкыйль үтәүгә әзерләү һәм мотивлаштыру, индивидуаль кыенлыкны билгеләү оештырыла. Актуальләштерү өчен уку эчтәлеген сайлау яңа белемнәрне йөрәнгәндә кулланылачак эш ысулларының тулылыгын тәэмин итәргә тиеш. Укучыларның игътибарын читкә алмас һәм бу этапны вакыт ягыннан сузмас өчен биремнәрнең саны күп булмаска тиеш, бу этапның озынлыгы 5-7 минуттан артмаска тиеш.

         Һәр укучы өчен индивидуаль кыелыкны ачыклау түбәндәгеләрне күз алдында тота:

-                     Укытучы тарафыннан актуальләштерү өчен сайланган уку эчтәлеген балаларның гомумиләштерүен оештыру (Мин кабатлау өчен нәрсә сайладым? Ни өчен мин нәкъ менә шуны сайладым? – Бу безгә бүген укырга, яңаны белергә булышачак.)

-                     Сынау өчен алынган уку гамәленең барлык укучылар өчен дә бертөрле булуы.

-                     Сынау өчен алынган уку гамәлен яңа уку эчтәлеген ачыклау максатыннан анализлау.

-                     Бу биремдә нәрсә яңа? Бу биремдә сезгә таныш булмаган өлеше дә бар, нәрсә эшләрсез? (Эшләп карыйбыз)

-                     Ни өчен эшләп карыйсыз? (Үзебез яңа ысул табу өчен)

-                     Бу сезгә кызыкмы? (Әйе.)
Таләпләрне кабул иткәннән соң укучылар, сынау өчен алынган гамәлне үтиләр һәм килеп чыкан вариантларны чагыштыралар. Нәтиҗәдә түбәндәгеләр ачыклана:

1. Вариантлар төрле, актуальләштерелгән ысуллар арасында дөрес чишелешкә китерердәй ысул юк;

2. Вариантлар бертөрле, актуальләштерелгән ысуллар арасында дөрес чишелешкә китерердәй ысул юк.

Бу этап рефлексия белән тәмамлана.

– Димәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Уйларга)

Шуны дә искәртергә кирәк: сынау өчен алынган уку гамәлен үтәгәндә укучылар шуңа гадәтләнә: укыганда ялгышу "криминал” түгел, ә бары тик ни өчен барып чыкмавы турында уйланырга сәбәп кенә.

3. Кыенлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.

Бу этап укучы өчен дә,укытучы өчен дә иң кыены.Килеп туган хәл турында фикер йөртү һәм кыенлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау вакыты җитте.

Максат:

1)башкарылган операцияләрне искә төшерү һәм кыенлык килеп туган урынны билгеләү

2)үзеңнең гамәлләреңне кулланылган эш ысуллары белән чагыштыру, шул нигездә кыенлыкның сәбәбен ачыклау һәм мәсьәләне чишү өчен җитмәгән конкрет белем, осталык,сәләтләрне телдән әйтү.

         Укучылар булышу максатыннан түбәндәге сорауларны бирергә мөмкин:-Сез нинди бирем үтәдегез ?-Нинди ысул белән?-Башта нәрсә эшләдегез ,аннан соң?-Кыенлык кайда туды?

 Кыенлыкның сәбәбен ачыклау өчен түбәндәге сораулар бирелә:-Ни  өчен кыенлык монда туды?-Бу бирем моңа кадәр эшләгәннәреннән нәрсә белән аерыла?

 Нәтиҗәдә укучылар бу этапта нәрсә белмәгәннәрен аңларга тиешләр.

4.Кыенлыгыктан чыгуның проектын төзү (максат,тема,ысул,план,чара)

Максат:кыенлыктан чыгуның проектын төзү.

 Бу этапта укучылар киләчәк ук гамәлләрен төрле яклап уйлап карыйлар: максат куялар,дәресең темасын килештерәләр. Укучылар тәкъдим иткән тема планлаштырылган тема белән туры килмәскә дә мөмкин. Бу очракта укытучы үзе әзерләгән теманы укучылар тәкъдим иткән тема белән килештерергә тиеш. Укучылар тәкъдим иткән тема да кабул ителә ала.. Бар тема грамоталы һәм укучыларга аңлаешлы булырга тиеш. Эшчәнлек ысулларын ачыклаганнан соң план төзергә кирәк. Моның өчен укучыларга түбәндәге сораулар бирелә:

-         Башта нәрсә эшлибез? Аннан соң нәрсә эшлибез?

Соңыннан проектлау өчен кирәкле чаралар ачыклана. Укучылар проектлау методын үзләштергәннән соң сораулар төшеп тә калырга мөмкин.

Кыенлыкның сәбәбен ачыклау, эшчәнлекнең максатын кую, кыенлыктан чыгуның проектын төзү – рефлексия өлкәсенә карый.

5. Төзелгән проектны тормышка ашыру.

Максат:

1. Төзелгән проектны тормышка ашыру буенча җитмәгән белемнәрне булдыруга юнәлтелгән аралашуны оештыру;

2. Төзелгән эшчәнлек ысулын билгеләп кую (үрнәк буенча)

3. Сынау өчен алынган баштагы мәсьәләне чишүне оештыру; кыелыкны җиңүне билгеләп кую;

4. Яңа белемнәрнең гомуми характерын ачыклау.

Бу этапта укучылар план буенча эш итәләр, ә укытучы кирәк булганда сораулар белән ярдәм итә ала. Укучыларның мөстәкыйльлеге үсүен билгеләү әһәмиятле. Өченче максатны тормышка ашыру төрле моментларда була ала. Мәсәлән, укучылар бу биремне проектны тормышка ашыру планын уйлаганда файдалана алалар. Шунда ук яңа ысулның бу биремне генә түгел, шул типтагы охшаш биремнәрне үтәгәндә файдаланырга мөмкин икәнлеге ачыклана. Этапның ахырында кыенлыкны чишү билгеләнә.

6. Тышкы сөйләмдә әйтү аша беренчел ныгыту.

Максат: тышкы сөйләмдә әйтү аша бер типтагы мәсьәләләрне чишкәндә эшчәнлекнең яңа ысулларын үзләштерүне оештыру. Бу этапта эшчәнлек ысулы үзләштерелә. Укучылар башта фронталь, аннан төркемнәрдә һәм парлап сөйли-сөйли бер типтагы мәсьәләләрне чишәләр. Бу этап төрле яктан фикерләп ( нәрсә эшләнә, ничек эшләнә, барысы да аңлашыламы) башкарыла.

7. Эталон буенча үзтикшерү белән мөстәкыйль эш.

Максат:

1. Эталон белән чагыштыру нигезендә охшаш ситуацияләрдә яңа уку эчтәлеген куллану осталыгын тикшерү;

2. Мөстәкыйль эш башкару нәтиҗәсендә яңа ысул үзләштерүгә рефлексия оештыру. Бу этапта индивидуаль эш формасы кулланыла: укучылар мөстәкыйль рәвештә яңа типтагы биремне үтиләр, эталон белән чагыштырып, үзләре тикшерәләр. Соңыннан яңа ысулны үзләштерүгә рефлексия ясала. Түбәндәге сорауларны бирергә мөмкин:

- Кемнәрдә кыенлык туды?

 - Алар нәрсә белән бәйле?

-Нәрсәне булдырдыгыз?

- Кемнәрдә барысы да килеп чыкты?

Бу этапта һәр укучы өчен уңышка ирешү ситуациясе тудырылырга тиеш.

8. Белемнәр системасына кушылу һәм кабатлау.

Максат:

1. Яңа белемнәрне куллану чикләрен ачыклау.

2. Даими эчтәлекне тәэмин итү өчен кирәкле уку эчтәлеген кабатлау. Бу этапта яңа белемнәр нинди билгеле типтагы биремнәрдә кулланылырга мөмкин икәнлеге ачыклана. Бу этапны оештырганда укытучы биремнәрне үткән материалны кулланырлык һәм киләчәктә яңа эшчәнлек ысулларына әзерлек булырлык итеп сайлый.

9. Дәрестәге уку эшчәнлегенә рефлексия (дәреснең нәтиҗәсе)

Максат:

1. Дәрестә өйрәнелгән яңа эчтәлекне билгеләп кую.

2. Уку эшчәнлегенә, укучыларга билгеле таләпләрнең үтәлүенә карап, рефлексив анализ.

3. Үзеңнең дәрестәге эшчәнлегеңне бәяләү.

4. Чишелмәгән кыенлыкларны киләчәк уку эшчәнлегенең юнәлешләре буларак билгеләү.

5. Өй эше турында фикер алышу һәм язып кую.

Бу этапта дәрестә өйрәнелгән яңа эчтәлек билгеләнә, рефлексия һәм укучыларның үзләренең уку эшчәнлегенә үзбәясе оештырыла. Ахырда максат һәм нәтиҗә чагыштырыла, аларның туры килү-килмәве, эшчәнлекнең алдагы максатлары билгеләнә. Түбәндәге сораулар бирелергә мөмкин:

-  Нәрсә өйрәндек?

-  Бу белемнәрне кайда кулланып була?

-  Ничек өйрәндегез?

Соңгы сjрауга җавап биргәндә укучылар уку эшчәнлегенең истә калган этапларын атыйлар. Барлык этаплар да аталмаса, түбәндәге сорауны бирергә була:

-  Дәрестә уку эшчәнлегенең тагын нинди этаплары булды?

Әгәр дә вакыт калса, уку эшчәнлеге нормаларын ныгыту өчен 1-2 сорау бирергә мөмкин:

-  Сынап карау өчен бирем алгач, сез нәрсә эшләдегез?

-  Сынап карау гамәле ни өчен кирәк?

-  Таныш булмаган әйберне мөстәкыйль рәвештә ачыклый алдыгызмы?

Дәрес ахырында чишелмәгән кыенлыклар билгеләнә, киләчәк уку эшчәнлегенең перспективалары ачыклана, өй эше килештерелә. Өй эше үз эченә түбәндәгеләрне алырга тиеш:

1. Мәҗбүри өлеше – күләме ягыннан кечкенә, һәр бала үти алырлык (сыйныфның йомшак укучылары өчен 30-40 минутта мөстәкыйль эшли алырлык һәм бирелгән 3-4 биремнең теләк буенча, бер-икесен сайлап) һәм иҗади компонентлы бирем: мәсьәлә, үрнәк, мисал төзергә.

2. Мәҗбүри булмаган өлеше – иҗади характердагы бер бирем (эшләү методы өйрәнелмәгән)

Copyright MyCorp © 2018 | Сделать бесплатный сайт с uCoz