Шимбә, 20.04.2024, 18:58Төп бит | Теркәлү | Керү

Керү формасы

Эзләү

Сораштыру

Оцените мой сайт
Барлыгы җавап: 77

Файдалы сылтамалар

Фатих Әмирхан “Хәят” повесте. - Форум
[ Яңа хәбәрләр · Катнашучылар · Форум кагыйдаләре · Эзләү · RSS ]
  • Страница 1 из 1
  • 1
Форум » Test category » Test forum » Фатих Әмирхан “Хәят” повесте. (9 нчы сыйныф укучылары!Сорауларга җаваплар әзерләп килегез.)
Фатих Әмирхан “Хәят” повесте.
RamziyaДата: Дүшәмбе, 22.09.2014, 11:15 | Хәбәр # 1
Рядовой
Төркем: Администраторы
Хәбәрләр: 4
Репутация: 0
Статус: Offline
1. Әсәрдәге төп персонажларны атагыз.
2. Хәятның портретын укып күрсәтегез. “Кояш алар өстенә ак болытлар арасыннан
карап, оялчан гына көлеп тора иде”. Автор бу сүзләр белән ни әйтергә тели?
3. Гыймадовлар гаиләсендәге тәрбия Мясниковлар гаиләсендәге тәрбиядән нәрсәсе
белән аерыла?
4. Хәят ни өчен мөселманнардан кача?
5. Михаил турында ниләр беләбез? Ул кайда укый?
6. Михаил Хәятка йөрәген ачкандагы пейзаж күренешен укыгыз? Ул нинди вазифа
үти?
7. Хәят почта уены вакытында алган хатларның берсен ертып ташлый. Анда нинди
сүзләр язылган була?
8. Ни өчен Михаил белән Хәят арасында чокыр барлыкка килә?
9. Хәят мөселман егетләрен ничек күз алдына китерә?
10. Ни өчен Михаил мөселманлыкка күчә алмый? Ни өчен Хәят христианлыкка чыга
алмый?
11. Уйлану белән үткәргән кичтә Хәят нинди нәтиҗә ясый?
12. Рәхимовларның кызлары кем исемле? Аларның белем дәрәҗәләре нинди?
13. Театрга баргач, Хәят бер студентка игътибар итә. Аның портреты?
14. Ни өчен Рәхимә абыстай бу студент белән танышырга рөхсәт бирми?
15. Хәят күңелендә студентның татар икәнлеген белгәч, нинди хис-тойгылар
кузгала?
16. Гали кем белән таныша?
17. Театрдан кайтканда Рокыя ни өчен елый?
18. “Эч пошу” бүлегендә нинди табигать күренеше сурәтләнә? Хәятнең күңел
дөньясы ничек сурәтләнә?
19. Хәятның батисны бозуы нәрсәгә метафора булып килә?
20. Хәят Салихны ничек күз алдына китерә?
21. Салихка бару-бармау турында кызлар ничек уйлыйлар?
22. Хәят билгеле бер карарга килгәндә нинди пейзаж күренеше сурәтләнә?
23. Әсәрдә Хәятның әйткән иң соңгы сүзләре нинди? Алар нинди мәгънәне
аңлаталар?
24. Хәят-Михаил, Хәят-Гали, Хәят-Салих мөнәсәбәтләрендәге каршылык?
25. Авторның хатын-кыз идеалы нинди?
26. Әсәрнең исеме? Мәгънәсе.
27. Әсәрдә романтизм билгеләре.
28. Әсәрдә реализм билгеләре.
29. Авторның психологик анализ остасы булуын исбатлагыз.
30. Шәхес һәм аны әйләндереп алган тирәлек мәсьәләсе “Хәят” повестенда ничек
хәл ителә?
 
Форум » Test category » Test forum » Фатих Әмирхан “Хәят” повесте. (9 нчы сыйныф укучылары!Сорауларга җаваплар әзерләп килегез.)
  • Страница 1 из 1
  • 1
Поиск:

Copyright MyCorp © 2024 | Сделать бесплатный сайт с uCoz