Җомга, 29.03.2024, 00:38Төп бит | Теркәлү | Керү

Керү формасы

Эзләү

Календарь

«  Февраль 2014  »
ДшСшЧшПнҖмШмЯк
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728

Сораштыру

Оцените мой сайт
Барлыгы җавап: 77

Файдалы сылтамалар

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Яшь иҗатчы
Төп бит » 2014 » Февраль » 4 » Тукай оныклары
23:03
Тукай оныклары

Эх, чана шуулары

Өр – яңа минем чанам,

Җилдән җитез мин шуам.

Маэмай белән ярышып,

Тауда аны да узам.

Чанам белән җилдереп,

Карда яңа эз сызам.

«Бер шуам да кайтам» димен,

Кайталмыйм, һаман кызам.

Озаклап шуа торгач,

Бабай биш кат чакыргач,

Өйгә таба юл тотып,

Чак атлап кайтам арып.

Итегемә кар тулган,

Бүрегем кырын салган,

Өр – яңа җитез чанамның

Тик дүрт тактасы калган.

Күргәч, әти шаккатты,

Әби – бабай бот чапты.

Әни: «Һай, балакай!» - диюгә,

Колагыма ут капты.

Бу хәлдән соң, сизелми

Уку да үтеп киткән.

Бабай алдагы ялларга

Чанамны да төзәткән.

 

Әниемә бүләк

(җыр)

1.Әниемнең туган көне бүген,

Аны котлап кояш көлә.

Әнием, матурым,

Син минем алтыным,

Исәнлек телим сиңа.

 

2. Күктә кояш, җирдә син, әнием,

Бар җылыңны безгә сибәсең.

Әнием, матурым,

Син минем алтыным,

Ак бәхет телим сиңа.

 

3. Салып моңга изге хисләремне

Бүләк итәм шушы җырымны.

Әнием, матурым,

Син минем алтыным,

Шатлыклар телим сиңа.

Шәрипов Ильяс


Әни кирәк

Күз ачуга әни кирәк,

Әни кирәк йокларга.

Һәр кешегә әни кирәк

Туган телен сакларга.

Һәрвакыт әниләргә

Ярдәм итәргә кирәк,

Бәйрәм белән котларга да

Һәркемгә әни кирәк.

Сабантуй

Яз артыннан җәй килде,

Сабантуйлары җитте.

Бала-чага шатланып,

Милли бәйрәмгә китте.

Сабантуйда күңелле,

Анда атлар чабыша.

Гали колгадан чаба,

Барлык халык кул чаба.

Шулай күңелле итеп,

Көне буе ял иттек.

Бәйрәм белән дәртләнеп,

Иртән эшләргә киттек.

Укытучы

Ак чәчәкләрдәй нәфис

Кем була икән?

Якты кояштан якты

Кем була микән?

Безгә әниләрдәй назлы

Кем була икән?

Төпле белемнәрне белеп,

Кем бирә микән?

Кем мине сөендереп,

Зур бишле куйды?

Ничек инде белмисез?

Ул – минем укытучы!

Әтәч

Кояш торып ялтырый,

Кошлар җыры яңгырый,

Кәҗә торып мәэлди,

Песи торып "мияу” ди.

Җил дә уянып исә,

Асия торып баса.

"Кем мине уятты ?”- дип,

Күңелен сорау баса.

-         Кояшмы, әллә кәҗәме,

Песиме, әллә җилме,

Уятты биткә исеп,

Таң атканын сиздереп.

Юк, Асия, иң иртә

Сәгатьсез дә торучы,

Яңгыравык тавышлы

Ул – безнең әтәчебез,

Тормышта ярдәмчебез.

Әлмиева Ләйлә

 

Минем әни

Көләч булырга – кояштан

Өйрәнгән минем әни,

Җитез булырга – җилләрдән

Өйрәнгән минем әни.

Иртә торырга – әтәчләр

Өйрәткән бугай аны,

Юмарт булырга – туган җир

Өйрәткән бугай аны.

Әнием гел минем белән-

Көндез, төнлә, иртә, кич...

-         Әнисез яшәп була, - дип

Уйлый алмыйм шуңа һич.

"Әни” сүзе – "яшәү” сүзе,

Икесе дә миңа бер.

Я, Ходаем, әниемә

Бирсәнә озын гомер.

Укытучым

Кояш нурыдай балкып,

Килеп керде укытучым.

Бер күрүдә ошаттык,

Бер күрүдә яраттык.

 

Җылы караш, назлы сүзләреннән

Тойдык аның йөрәк җылысын.

Кирәк чакта кырыс була белеп,

Сабыр гына җавап бирәсен.

 

Авырлыклар килсә, уртаклашып,

Сиздермичә ярдәм итүче.

Сезнең авыр хезмәтегез өчен

Ходай озын гомер бирсенче.

Хафизова Минзилә


Мин әнине яратам

Без әнигә өч малай,

Өчебез дә шук малай.

Мин әнигә булышам,

Энемнәрне карашам.

Тәмле-тәмле ризыклар,

Безгә әни пешерә.

Мин әнине яратам,

Борчымаска тырышам.

Хәсәнов Дәниф

 

Кадерле әнием

Яратам туган илемне,

Үзем туган өемне,

Барыбызны яратучы

Минем газиз әнине.

 

Абый белән икебезне

Ул яратып үстерә.

Бар күңелен биреп безгә

Тәмле ашлар пешерә.

 

Өйне дә ул җыештыра,

Эшен дә тырыш эшли.

Бар эшкә дә җитешә,

Үскәч тә безне көйли.

 

Кояш кебек озын гомер

Телим мин әниемә.

Тормышыбыз рәхәтлектә

Үтсә иде гел бергә.

Ризванов Рөстәм

 


Караулар: 546 | Өстәде: Ramziya | Рейтинг: 0.0/0
Комментариялар саны: 0
dth="100%" cellspacing="1" cellpadding="2" class="commTable">
Исем *:
Email:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024 | Сделать бесплатный сайт с uCoz