Безнең авыл
Безнең авыл бик гүзәл ул,
Тау буена урнашкан.
Балыкка бай инеш ага
Тал-тирәкләр астыннан.
Авылымны бик яратам,
Шуңа сагынып кайтам.
Рәхәтләнеп болынында,
Тауларында йөгерәм.
Һавасы да бик чиста,
Сулап – иснәп туймаслык.
Чишмәсенең саф суларын
Эчеп телең йотарлык.
Бөек шагыйрь
И Тукаем – бөек шагыйрь,
Синдер күңелем ачкычы.
Шигырьләрең, әкиятләрең –
Безнең тормыш баскычы.
Күтәреләбез шул баскычтан
Укып һәр шигыреңне.
Онытмабыз, Тукай, сине,
Олыларбыз үзеңне.
Син кушканча сөябез без
Халкым, туган илемне.
Киләчәккә югалтмыйча,
Тапшырырбыз "Туган тел”еңне.
Шакиров Рашат, 6 нчы а сыйныфы
Тормыш матур
Саф теләкләр күңелебездә,
Якты кояш күгебездә.
Рәхәтләнеп яшибез без
Газиз туган җиребездә.
Җырлыйбыз да көләбез без,
Истә калсын гомергә.
Бәйрәмнәрсез яшәп булмый
Җирнең якты йөзендә.
Кар бабай Мин ясаган Кар бабайга
Бөтен урам соклана.
Чөнки минем бу бабай
Чын кешегә охшаган.
Сөйләшә, уйный белә,
Мәзәк һәм шигырь сөйли.
Игътибарсыз кеше генә
Аның бу серен белми.
Хәсәнов Дәниф, 6 нчы а сыйныфы.
Шүрәле хикмәтләре Көн сан укып яшибез
Тукай әкиятләрен.
Әйдәгез, дусларым, укыйк
"Шүрәле” хикмәтләрен.
Кырлай урманнарында
Яшәгән бер Шүрәле.
Эш рәте белмәгән бу зат
Кытыклый тик адәмне.
Акылсыз булган Шүрәле,
Шуңа бармагын кыскан.
Кычкырып "Былтыр кысты” дип,
Тагын оятка калган.
Шәрипова Илфирә, 5 нче в сыйныфы.
|