Җомга, 19.04.2024, 14:34Төп бит | Теркәлү | Керү

Керү формасы

Эзләү

Календарь

«  Февраль 2014  »
ДшСшЧшПнҖмШмЯк
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
2425262728

Сораштыру

Оцените мой сайт
Барлыгы җавап: 77

Файдалы сылтамалар

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Яшь иҗатчы
Төп бит » 2014 » Февраль » 4 » Иншалар
09:59
Иншалар

Юллар, юллар, озын булса булсын, тик соңгысы гына булмасын

"Юллар, юллар, инде ничә еллар

Аерыла алмыйм сездән мин...” 

                                               Ә. Ерикәй.

Юл диюгә, тасмадай сузылган, зәңгәр офыкларга барып тоташучы, көмеш сулы елгадай боргаланып алга үрсәләнүче, күңелне алга ашкындыручы шома асфальт юл күз алдына килә. Юллар ерак араларны якынайта, аерылганнарны очраштыра, авыл-шәһәрләрне берләштерә, илләрне тоташтыра. Ике ягыннан күк чәчәкле, тубыктан  тузанлы юллар юк инде хәзер. Басу уртасыннан басу капкасына килеп тоташкан юл да, андагы иминлекне саклап торган юл иясе дә юктыр инде хәзер.

         Бу уйларымны әле генә булып узган фаҗига бүлде. Халкыбызда борынгыдан калган "Юл газабы – гүр газабы” дигән әйтем дә яшәп килә. Кеше үз гомеренең бик күп өлешен юлда уздыра. Ә юлдагы хәвеф-хәтәр безне адым саен сагалап тора. Дөрестән дә, юл зур бәхетсезлекләр китерә, кичә генә шаярып-көлеп уйнап йөргән кызчык бүген җир куенында ята. Бу аяныч вакыйганы булдырмый калырга була идеме соң? Без, кешеләр, нәрсәне белеп бетермибез соң? Әйе, болар барысы да юл йөрү кагыйдәләрен белмәвебез, аларны төгәл үтәмәвебездән килеп чыга. Ә бит юлда йөрү кагыйдәләре буенча тиешле дәрәҗәдә белемле булса, әлеге бала да машина каршына йөгереп чыкмас иде, руль артына утырган  шофер да ярамаган урында тизлеген арттырмас иде.

 Һәлакәт була калса, күп очракта җәяүлеләрне гаеплибез. Ләкин шоферлар да исерек килеш руль артына утырырга, тыелган тизлек белән куарга, тиешсез урында узарга ярамаганлыгын еш кына онытып җибәрәләр. Без һәрвакыт каядыр ашыгабыз, кабаланабыз, светофорның яшел уты янганын да көтмичә, алга ашкынабыз. Менә шушы ваемсызлык, игътибарсызлык аркасында күпме кешенең гомере өзелә, балалар ятим, аналар тол кала.

         Мондый күңелсезлекләрне булдырмый калуда хокук саклау органнарының һәм дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең тырышлыклары бик зур. Алар армый-талмый, яңгырда да , карда да, җәйге эсседә дә, кышкы бураннарда да үзләренең авыр һәм җаваплы хезмәтләрен башкаралар. Безнең, юлда исән-имин йөреп, таза-сау килеш өйгә кайтуыбыз өчен тырышалар.

         Ләкин юлда күңелсез хәлләр булдырмый калу кешенең үзенә дә бәйләнгән. Шуңа күрә һәр кеше юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә һәм төгәл үтәргә тиеш.

         Безнең илдә беренче юл йөрү кагыйдәләре моннан бик күп еллар элек Екатерина II патшалык иткән вакытта барлыкка килгән. Анда транспорт йөртүчеләр шәһәр урамында ничек йөрергә , пассажирлар белән нинди мөнәсәбәттә булырга тиешлеге турында әйтелгән булган. Еллар үткән саен, урамнарда транспорт чаралары арта, беренче автомобильләр барлыкка килә, һәм вакыт үтү дәверендә юл йөрү кагыйдәләре дә катлаулана, аңа яңадан-яңа пунктлар өстәлә бара.

         Хәзерге вакытта юл йөрү кагыйдәләре – эзлекле бер системага салынган, һәрбер транспорт йөртүче һәм җәяүле өчен, гомумән алганда, юлда йөрүче һәр кеше үтәргә тиеш булган закон.

         Әйе, юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәү мүҗбүри, чөнки аны үтәү-үтәмәүдән кешеләрнең сәламәтлеге, күп очракта тормышы да хәл ителә. Юл йөрү кагыйдәләренең һәр пункты, һәр сүзе кан белән язылган дип әйтсәк тә ялгыш булмас.

         Без һәр көн диярлек күңелсез, аяныч фаҗигаләр белән очрашабыз яки ишетеп торабыз. Кышка кергәндә, тирә-юньдәге халыкны тетрәндергән бер вакыйга булды. Купка юлыннан Кукмарага таба 4 пассажир утырткан ВАЗ 2114 маркалы җиңел автомобиль, бозлавык юлдан зур тизлек белән бару сәбәпле, каршы килүче Газель машинасына бәрелә. Нәтиҗәдә шофер янында утырган пассажир шунда ук һәлак була, шофер һәм  өч пассажир  авыр тән җәрәхәтләре ала, алар "Ашыгыч ярдәм” белән хастаханәгә озатыла. Ахыр чиктә шофер һәм бер пассажирның алган җәрәхәтләрдән  хастаханәдә гомерләре өзелә. Калган кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян килә. Ә машина бөтенләй яраксыз хәлдә кала.

Күп очракта "Юлда бозлавык булган, кичтән катырган иде”- дип, табигатьне дә гаеплибез, төрле сылтау-сәбәпләр  эзлибез. Ләкин тирәнрәк уйлап карасак,  шоферның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәве нәтиҗәсендә, мораль һәм материаль яктан зыян килә, күпме күз яшьләре түгелеп, никадәр гаиләләр ятим кала. Кемнең дә булса гамьсезлеге аркасында кайгы килә. Бу хәвефләрне булдырмас өчен һәр кеше юл кагыйдәләрен яхшы белергә, аларны төгәл үтәргә, юлда игътибарлы һәм сак булырга, руль артына утырганда исерткеч эчемлекләрне кулланмаска тиеш. Юлда без үзебез генә түгеллекне, башка кешеләр тормышы өчен дә җаваплы булуыбызны онытмаска кирәк.

         Әгәр дә инде язмыш  юл фаҗигаләре һәм мондый һәлакәткә дучар булган кешеләр белән очраштыра икән, тирә-юньдәгеләр ярдәмгә ашыгырга тиеш. Көчебездән килгәнчә без кеше гомерен саклап калырга, беренче ярдәмне күрсәтергә бурычлыбыз.

         Җәяүлеләр һәм руль артына утырган кешеләр! Үз тормышыгызның һәм кешеләрнең тормыш иминлеген саклау өчен безнең һәркайсыбызга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү бик мөһим икәнлеген беркайчан да онытмыйк!

         Колакта яңгыраган җырга кушылып, йөрәк түреннән изге теләк белән сугарылган  шигырь юллары туа:

                                      Юллар, юллар, киң тасмадай юллар

                                      Офыкларга кадәр сузылсын.

                                      Юллар, юллар ерак булса булсын,

                                      Тик хәвефле генә булмасын!

Шәрипов Ильяс


Караулар: 2039 | Өстәде: Ramziya | Рейтинг: 5.0/1
Комментариялар саны: 1
0
1 Nurly   (04.02.2014 20:09) [Материал]
Шәкертләр остазларына охшаган! Булдыралар!

dth="100%" cellspacing="1" cellpadding="2" class="commTable">
Исем *:
Email:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024 | Сделать бесплатный сайт с uCoz